«…так мало пройдено дорог, так много сделано ошибок….»: Казанда Есенинны искә алдылар
Кичә М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда Сергей Есенин иҗатына багышланган «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» дип исемләнгән шигъри фатирник узды.
Биредә шагыйрьнең иҗаты татар, рус телләрендә яңгырады. Есенин шигырьләрен һәм татар теленә тәрҗемәләрен Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина укыды.
Кичә Габдулла Кариев театры артисты Альбина Ногманова чыгышы белән үрелеп барды, серле вә могҗизалы мохит туды залда.
Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев:
— Есенинның башлангыч иҗаты авыл тематикасына караган. Бу вакытта ул үзен «авыл шагыйре» итеп йөрткән, әдәби салоннарда да шушы образда (сүз киенү стиле хакында) чыгышлар да ясаган. Мин аның иҗатының төрле чорын колачлаган 16 га якын әсәрен тәрҗемә иттем. Алар арасында «Черный человек» дигән поэма да бар.
Шагыйрь, журналист Рүзәл Мөхәммәтшин:
— Есенин мине үзенә ике тапкыр гашыйк итте. Беренче мәртәбә – балачакта «Береза» шигырен укыгач, ә икенче тапкыр – яшүсмер вакытта башка темага багышланган иҗаты белән танышкач. Есенин иҗатыннан иң яраткан әсәрләремнең берсе — "Пугачев" поэмасыннан Хлопуша монологы…
Фатирниктагы видеоны биредә карый аласыз
Комментарийлар