«Свияжский уезд: Возрождение» фильмын тәкъдим итәчәкләр
2 март көнне «Свияжский уезд: Возрождение» фильмын тәкъдим итәчәкләр.
Кинотасма Свияжск утрау-шәһәрчегенең өч чоры – үсеше, җимерелүе һәм Яңарыш турында сөйли.
Герой-сәяхәтче Роман Старов Зөя өязенең тарихы серләренә төшенер өчен «Куда ведут ручьи» проекты эзләре буенча велосипед походына чыккан. Фильмда тамашачылар XVIII–XX гасырларның мәһабәт биналарын, шулай ук тарихи һәйкәлләрне торгызучы һәм үткәннәр турында хәтерне саклаучы җирле халыкның истәлекләрен күрәчәк.
Режиссеры – Тим Апелов, продюсеры – Роман Старов, дип хәбәр итә «Смена» ЦСК матбугат хезмәте.
Фильм күрсәтү 19:00 сәгатьтә Борһан Шаһиди ур., 7 адресы буенча башлана (икенче кат). Биредә катнашыр өчен теркәлү кирәк.
Фото: KZN.RU
Комментарийлар