Логотип Магариф уку
Цитата:

«Студентлар Телевизион Эфиры» – 2025» җиңүчеләре исемнәре билгеле булды

Казанда XI «Студентлар Телевизион Эфиры» (»Студенческий ТЭФИ») Бөтенроссия конкурсының өченче көне узды. КФУның төп бинасында 300 студент һәм мөгаллим җыелды.

Чара кысаларында 2025 елда чыгачак «Высокий сезон» сериалының беренче ябык күрсәтүе узды.

Чара «Социаль челтәрләр җәмгыятькә күбрәк зыян китерәме яки ярдәм итәме?» темасына баттл белән дәвам итте.». Кызу дискуссиядә конкурс кунаклары да катнашты. 

Көннең конкурс программасын «Креатив индустрияләр өчен онлайн белем бирү. Мифлар һәм чынбарлык?» дигән панель тәмамлады. Модератор булып НИУ ВШЭ медиа институты директоры урынбасары, профессор Олег Дмитриев чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл артына мәгариф өлкәсендәге экспертлар Резеда Гарифуллина, Юрий Литовчий, Игорь Клебанов, Владимир Малышев, Марат Сафиуллин җыелды. Кунаклар шулай ук үз фикерләрен әйтә һәм кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

Көн азагында Казан дәүләт мәдәният институтының актлар залында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.

«Студентлар Телевизион Эфиры» – 2025» җиңүчеләре: Урал федераль университеты - «Мәгълүмати сюжет» номинациясе; Екатерина Кондрушина - «Репортер» номинациясе; Данил Кузнецов - «Телевизион программа/фильмның тавыш режиссеры» номинациясе; Михаил Бочаров - «Телевизион программа/фильмның режиссеры» номинациясе. Иң яхшы оператор булып Сергей Соколов танылды, ә Кристина Курдюмова телевизион программа/фильмның иң яхшы продюсеры булды.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ