«Шәхесләр елы»: Кариев театрының яңа сезонында нинди спектакльләр көтелә?
Габдулла Кариев театры 38 нче сезоны «Шәхесләр елы» диелгән исем астында узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Илнур Гайниев хәбәр итте.
— «Шәхесләр елы» исеме очраклы гына сайланмады. Яңа сезонда даһи шәхесләр белән бәйле премьералар һәм башка проектлар көтелә, — дип ассызыклап үтте ул.
Сезонның беренче премьерасы — «Без бит авыл малае» (авт. — Туфан Миңнуллин ) спектакле сентябрь башында куелачак. Режиссеры – Ренат Әюпов.
Октябрь ахырында «Гомер моңы» спектакленең премьерасы көтелә. Ул халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗаты һәм тормыш юлына нигезләнгән (режиссеры— Эльдар Гатауллин).
Спикер белдергәнчә, ноябрь уртасында татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуга багышланган премьера планлаштырыла. Спектакльне Мәскәүдән чакырылган режиссер — Виктория Печерникова куячак.
2026 елда Габдулла Кариев тууына 140 ел була. Шушы уңайдан Кариев театрындагы күп кенә чаралар аның юбилей датасына багышланачак.
Комментарийлар