Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәриф Камал премиясе әдәбиятка «кергәндә» таяну ноктасы

Бүген Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия ияләрен бүләкләделәр.

Филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина бәйгегә килгән эшләр хакында сөйләп узды:
— Мин бу бишенче конкурсны әдәби әсәрләр ягыннан эксперименталь дип әйтәр идем. Һәр елны милли, яшьләрне кызыксындырган темаларга әсәрләр языла. Быелгы бәйгегә килгән әсәрләрнең форма ягыннан төрлелеге гаҗәпләндерде. Шушы төрлелек белән бергә эшләрне тел сөйләменең матурлыгы, чисталылыгы, образлылыгы ягыннан да аерым мактап үтәсем килә, - диде ул.

Галимә Шәриф Камалның премиясен алу гына түгел, ә шушы конкурста катнашуны «таяну ноктасы» булып торуын ассызыклады:

— Чын мәгънәсендә психологик проза, остасы булган, милләт язмышын кайгыртып, шул гамь белән яшәгән Шәриф Камалның премиясен алу, хәттә шушы бәйгедә катнашу да ниндидер бер этап буларак кабул ителәдер дип уйлыйм мин. Чөнки бу вакыйгада катнашу да сезнең сәләтле булуыгыз, аны үстерергә мөмкинлегез булуы турында сөйли. Әлеге конкурс - сезнең өчен таяну ноктасы булып тора. Ул сезне зур әдәбиятка алып килсен һәм татар әдәбиятының киләчәген билгели торган талантлы язучылар буларак сезнең иҗатыгызга сөенеп яшәргә насыйп булсын. Иҗат итегез, иҗаттан аерылмагыз һәм экспериментлар ясап, язуыгызны дәвам итегез, - диде ул.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайты

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ