Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәриф Камал исемендәге дәүләт премиясе лауреатлар исеме билгеле

Бүген, 27 февраль көнне, Шәриф Камал исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын игълан иттеләр. Быел алар саны- 12.

— Без бүген Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премияне тапшырабыз. Әле кичә генә диярлек Алинә Хәбибуллина белән Азат Якуповны — беренче лауреатларны бүләкләгән идек кебек. Конкурс үсә, аның аудиториясе киңәя. Бу елы без 12 лауреатны бүләклибез. Премиянең гомуми елы юбилей елыннан башлап арттырылды, хәзерге вакытта ул 900 мең сумны тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Шәриф Камал. Әдәби проза»:
Светлана Мөхәммәдиева — «Әмирхан» повесте (Казан, 30 яшь);
Энҗе Фарсиева— «Ирек» хикәясе (Яр Чаллы, 24 яшь);
Илнар Фатыхов — «Яр» хикәясе (Казан, 30 яшь);

«Шәриф Камал. «Әдәби тәрҗемә»:
Камилә  Ганиева (инглиз теленә тәрҗемә) (Актаныш, 16 яшь)
Сөләйман Гарипов (гарәп теленә тәрҗемә) (Мисыр, Каир, 14 яшь);
Илүзә Гыйлемҗанова (төрек теленә тәрҗемә) (Казан – Төркия, Анкара, 21 яшь).

«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты»:
Эльвина Мөхәммәдиева — «Раян белән Шаян» (Байлар Сабасы, 26 яшь);
Алинә Шиһабетдинова — «Аҗдаһа кайда булган?», «Су анасын көткән малай», «Сугыша торган кояш», «Агачка менгән Куян» хикәяләр циклы (Казан, 26 яшь);
Айзилә Мортазина— «Кысбаба» хикәясе (Казан, 24 яшь)

«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикслар»:
Әнсәр Шәрифуллин — «Һади Габдуллов һәм өч алтын артефакт» комиксы (Сатыш, Байлар Сабасы, 14 яшь);
Илсөяр Сафиуллина  — Фатыйх Әмирхан «Корбан» комиксы (Актаныш, 18 яшь);
Дамир Дзансолов  — «Чәнчелгәннәр» («Пронзенные») комиксы (Мәскәү, 24 яшь).

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия ― 2020 елдан ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия.

Премиягә 14 — 30 яшьлек Язучылар берлеге әгъзасы булмаган яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә.

Тышлык фотосы – Википедия

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ