Рәсимә Шәмсетдинова: «Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр»
19 сентябрьдә башкалабызның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы узды.
«Татарстан Республикасының күпмилләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм», – дип, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Конституциягә кулын куеп ант итте. Шул минуттан ул Татарстан Рәисе вәкаләтләрен үтәүгә керешкән булып санала.
Тантанада катнашучылар Татарстан Рәисен шул уңайдан алкышлап тәбрикләделәр. Рөстәм Миңнехановның республикабыз Рәисе вазифасына керешү уңаеннан Татарстан Республикасы Укытучыларның белемен күтәрү институты доценты, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова котлау сүзе белән чыкты.
– Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сайлауларда инанырлык җиңүегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бу – күпмилләтле Татарстан халкының Сезгә, Татарстанның чын лидерына булган ышанычын күрсәтә. Халкыбыз хаклы рәвештә: «Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр», – ди. Сезне ил агасы булуыгыз белән тәбрик итәм. Биш ел ил тарихында башкарылган, чын мәгънәсендә республикабыз тарихында уңышлы, бай, иҗади, нәтиҗәле эшчәнлек еллары буларак урын алды. Бу – безнең хезмәт сөючән Татарстан халкының Сезнең җитәкчелек астында ирешелгән казанышлары. Сез, гаять зирәклек һәм эшлеклелек сыйфатлары күрсәтеп, дөньядагы, илдәге катлаулы вазгыять шартларында республикабыз тормышында төп күрсәткечләрне саклап калу гына түгел, аларны эзлекле рәвештә арттыра баруга да ирешә алдыгыз. Бөтен эшчәнлегегезне халыкның мәнфәгатьләрен, иминлекләрен кайгыртып, яшәү өчен яңа шартлар, уңай мохит тудыруга юнәлтеп алып барасыз. Даими рәвештә искәртәсез, игътибар итәсез һәм җитәкчеләрне дә шуңа юнәлтәсез. Ил – иргә, ир – илгә таяна, ди халык. Бүген Татарстанда илебездә тиңе булмаган парклар, скверлар, җәмәгать урыннары, торак йортлар, спорт, сәламәтлек саклау объектлары төзү, төзекләндерү игътибар үзәгендә. 2025 елда башкаланың үзенчәлекле архитектура корылмасының берсе – Камал театры бинасы ишекләрен ачты. Сезнең тәкъдим белән, 2020 елдан бирле тормышка ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы эшли. Күләме һәм катнашучылар саны буенча илдә аңа тиңнәр юк. Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү эше дәвам итә. Һәм бу проектларны илнең башка төбәкләрендә дә үрнәк итеп алалар. Татарстан социаль-икътисади күрсәткечләр буенча да әйдәп баручылар рәтендә. Үткән еллар республикабыз моңарчы күрелмәгән масштабта яңа юллар, күперләр ачылу, төзекләндерү белән тарихка кереп калды.
Сез, укытучылар белән очрашу вакытында, «Алга таба юлыбызны мәгърифәттә күрәбез» дигән идегез. Соңгы елларда республикабыз мәгариф системасында күп уңай үсешләр, үзгәрешләр күзәтелә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм төзекләндерелә, инфраструктура яңартыла, инновацион проектлар тормышка ашырыла. Татарстан белем бирүнең сыйфаты буенча да лидерлар рәтендә, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре илдәге уртача күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Укучыларыбыз, химия, информатика, математика, робот техникасы буенча Халыкара олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешеп, республикабызга алтын, көмеш, бронза медальләр алып кайтты. Укучыларның уңышлары артында укытучы тора. Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче укытучылар әзерләү, аларның һөнәри үсешен тәэмин итү өчен республикабызда барлык шартлар тудырылган. Бу юнәлешкә игътибарыгыз өчен, Рөстәм Нургалиевич, барлык укытучылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Илебездәге фәнни технологик үсешнең мөһим алшарты булып һөнәри юнәлеш бирү системасы тора. Татарстанда 2030 елга кадәр профильгә әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясе расланды. «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү үзәкләре эшли.
Соңгы 5 елда төрле тармакларда ирешелгән уңыш-казанышлар, рекордлар, күрсәткечләр турында билгеле көн буе сөйләп торырга мөмкин булыр иде. Республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген ныгытуга, шулай ук татар милләтен берләштерүгә булган игътибар һәм башка адымнар Татарстанны зур мөмкинлекләр, уңайлы яшәү шартлары территориясенә әйләндерде. Югары дәрәҗәдәге мәдәни һәм белем бирү мохите безгә яшь буынны физик һәм рухи-патриотик яктан тирән әхлаклы итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Халкыбызда республикабызның, илебезнең киләчәгенә зур өмет һәм ышаныч уята, – диде халык укытучысы. Һәм республикабыз башлыгына алда торган зур максатларны, бурычларны тормышка ашыруда бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, ныклы сәламәтлек теләде.
Фотолар Татарстан Рәисе сайтыннан
Комментарийлар