Рамазан – мәдрәсә
Рамазан аеның беренче ифтары “Туган авылым” милли-туристик комплексында узды. Анда 250 дән артык кеше катнашты.
Ифтарга җыелган халык алдында Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул Рамазан аен мәдрәсә белән чагыштырды:
– Рамазан аенда без бер кисәк ипи һәм бер йотым суның кадерен белергә өйрәнәбез. Ураза вакытында үзебездә нәфесебезне йөгәнләр өчен көч барлыгын тоябыз. Ифтарлар аша вакытның кадерен белергә, төгәллеккә өйрәнәбез. Тәравих намазларында без төнге тәхәҗҗүд намазларына да көчебез җитүен аңлыйбыз. Изге айда сабаклар алабыз, ай дәвамында Коръән укып, без көннең бер сәгатен булса да смартфонсыз һәм социаль челтәрләрсез үткәрә алуыбызны ачык төшенәбез. Аллаһ уразабызны кабул итсен, бу мәдрәсәне лаеклы үтәргә, бик күп дәресләр алырга, үзеңне үзгәртергә һәм, иншаллаһ, бәйрәмне яңа туган сабыйлар кебек бер гөнаһсыз булып каршы алырга насыйп итсен, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Республикакүләм ифтарга әзерлек сыйфатында узган мәҗлестә Татарстан мөфтие Радик Абдрахмановка «Туган авылым» милли-туристик комплексына «Muslim Friendly» ирекле сертификация системасы таләпләренә туры килүе турында таныклык тапшырды.
«Туган авылым» Россиядә таныклык алган беренче комплекс булып тора. «Туган авылым» «Muslim Friendly» ирекле сертификация системасы таләпләренә туры килә, чөнки аның территориясендә сертификация узган “Алан аш” хәләл кафесы, Рамазан аенда ураза тотучылар өчен ифтарлар оештырыла торган Рамазан чатыры һәм мәчет бар.
Белешмә:
«Muslim Friendly» — ул хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмаларының мөселманнарның мәдәни һәм дини ихтыяҗларына карата лояльлек системасы һәм хәләл стандартларга тулысынча туры килүгә кадәрге бер этап. Программаның максаты – мөселманнарга карата дустанә булган иҗтимагый киңлекләрне тамгалау.
Автор фотолары
Комментарийлар