Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан – изгелекләр ае

Рамазан аенда Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән тәравих-намазлар укылачак. Кайбер мәчетләрдә тәравих вакытында Коръәнне хәтем кылалар – Кәлам Шәрифне тулысы белән укып чыгалар. Бу хакта бүген Татарстан Диния нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Беренче тәравих намазы 28 мартта укылачак. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белдергәнчә, Казанда ифтарлар 47 мәчеттә узачак. Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

  • Изге айда, шайтаннар богауда чакта изге гамәлләр кылып, гыйбадәттә уздырырга язса иде. Рамазан аена әзерлек тә сорала. Иң беренче Рамазан аен каршы алганда, мөселманнар барыбыз да ихлас күңелдән тәүбә кылырга тиеш, чөнки Рамазан – хата-кимчеклек һәм гөнаһларыбыздан пакьләнү, чистарыну ае. Шулай ук намазга да игътибарны җәлеп итәргә кирәк... Рамазан –  Коръән  ае. Рамазан – мохтаҗларга ярдәм итү  һәм ниятләребезне дөресләү ае да, диде Илфар хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан уңаеннан төрледән-төрле чаралар оештырырга ниятли. Казанның 35 мәчетендә Коръән хәтем кылыначак. “Нурлы Рамазан” бәйгесе ураза уңаеннан биналарның тышкы бизәлеше буенча оештырыла. Бу халык арасында бәйрәм мохитен тудыру өчен уздырыла. “Ачык телевизион татар вәгазе” конкурсы да күпләрне җәлеп итәр, шулай ук Рамазан аенда хәйрия марафоны оештыру да каралган.

 Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре турында да мәгълүмат бирде.

– Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән, фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә  = 1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде, – диде хәзрәт.

Республикакүләм ифтар быел 19 мартка билгеләнгән. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак ифтарда 13 мең кеше катнашыр, дип көтелә.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ