Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан – изге гамәлләр ае

“Ният” фонды мохтаҗ кешеләргә, тол хатыннарга һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтә. Шулай ук ислам үзәкләрен төзүдә һәм реконструкцияләүдә булышлык итә. Биредә эшләүче егетләр беравыздан изге эшләр иң яхшы инвестиция дип саный.

Изге Рамазан аенда “Ният” фонды журналистлар һәм блогерлар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Дини чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия  Сабурская да катнашты. Ул “Ният” фонды белән уртак гамәлләре турында сөйләде. Фондның мохтаҗларга адреслы ярдәмен югары бәяләде. Шулай ук фонд җитәкчесе Нияз Усманов журналист һәм блогерларны фонд программалары белән таныштырды.

– Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм

Без һәр кеше, үз статусына карамастан, ихтирамга һәм ярдәмгә лаек дип ышанабыз. Безнең программа мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтә һәм авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итә. Һәркемгә үз потенциалын ачарга булыша.

Ятимнәргә һәм балалар йортларына ярдәм

Безнең программа ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга бәхетле һәм тулы канлы балачакка мөмкинлек бирүне максат итеп куя. Без репетиторлар белән күп кенә белем бирү дәресләре, мәдәни чаралар һәм спорт чаралары оештырабыз, шулай ук аларны кирәкле әйберләр һәм уенчыклар белән тәэмин итәбез.  Ятим нарасыйлар өчен белем бирү проектлары киләчәктә зур перспективалар бирәчәгенә ышанабыз.

Мохтаҗлар өчен кайнар төшке ашлар

Авыр вакытларда дөрес туклану аеруча мөһим була. Безнең программа хастаханәләрнең ялгыз пациентларын һәм «кеше приютына» мохтаҗларны кайнар, тәмле төшке ашлар белән тәэмин итә, аларга җылылык һәм кайгырту бүләк итә. Шулай ук без хәйрия төшке ашлары оештырабыз. Һәр порция ул – ризык кына түгел, ә авыр сәгатьтә өмет һәм ярдәм.

Мохтаҗларга һәм янгыннан зыян күрүчеләргә торак

 Һәр кеше имин һәм уңайлы торакка лаек. Безнең программа үз эченә торак сатып алуны һәм яңа йортлар төзүне финанслауны, янгыннан зыян күрүчеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә төзелеш материаллары бирүне һәм торакны торгызуда ярдәм итүне ала, дип сөйләде Нияз Усманов.

Рамазан  – изге гамәлләр ае. “Ният” фонды блогерларны хезмәттәшлеккә дә чакырды.

Фонд фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ