Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагог-галим Мирза Мәхмүтовка 100 ел

Мирза Мәхмүтовның педагоглык һәм иҗтимагый эшчәнлегенең иң күренекле өлеше мәгариф өлкәсе белән бәйле.

Ул 1958–1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып эшли. Министр итеп билгеләнгәндә аңа нибары 32 яшь булган. Татар тарихында ул иң яшь министр буларак билгеле.  Кайбер озын гомерле тау халыклары кебек исән булса,  быел  1 майда аңа 100 яшь тулган булыр иде.  Шулай да бу шәхес безнең арабызда кебек, аны  күп гасырлар узгач та, олы хөрмәт белән искә алырлар. Яңа буын педагоглары, галимнәр аның фәнни-гамәли хезмәтләреннән, мәгарифкә кагылышлы мирасыннан файдаланырлар. Татар мәгарифе, милли үзаң, рухи тәрбия  һәм педагогика фәне хакында сөйләшкәндә, Мирза Исмәгыйль улы күз алдына килеп баса. Аның турында КФУның «Белем» һәм  Казандагы Мирза  Мәхмүтов исемен йөрткән 184 нче мәктәп  музейларына  урнаштырылган экспонатлар аркылы да күп мәгълүматлар алырга мөмкин.  «Белем » музеенда Мирза Мәхмүтов классы аерым игътибарга лаек. Соңгы вакытта анда бик күп чаралар уза. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Мәгариф» редакциясе оештырган «Авыл укытучысы – 2025» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү дә шунда булды.

 Мәгариф журналының  май санында олы шәхескә багышланган  материаллар  да Мирза Мәхмүтовның арабызда булуына ишарәли һәм аның юбилеена  бер бүләк.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ