Михаил Девятаев күргәзмәсе ачыла
15 августта Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында — Михаил Девятаев хәтер фонды катнашында төзелгән күргәзмә проекты тәкъдим ителә.
Күргәзмәне ачу көне очраклы рәвештә генә сайланмаган: 68 ел элек, 1957 елның 15 августында, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә өлкән лейтенант Михаил Петрович Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Күргәзмә Герой батырлыгының 80 еллыгына— Heinkel He 111 H-22 авыр бомбардировщигын аның «экипажы» белән Пенемонде яшерен полигоныннан куып алып китүгә багышланган. Концлагерь тоткыннары немецларның борын астында аларның Җиңүгә өч ай калганда — 1945 елның 8 февралендә немецларнын яңа эшләнмәләрен куып алып китәләр.
Озак еллар Михаил Девятаев, немецларда әсирлеккә эләккән күп кенә совет хәрбиләре кебек үк, фильтрация дип аталган күп айлык тикшерү уза. Күргәзмәдә беренче тапкыр РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте фондыннан(Татарстан Республикасы буенча идарәсе) — «М. П. Девятаевның Фильтрацион эше» №Ф-30885 күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Күргәзмәдә фильтрацион эш фрагментлары белән танышырга мөмкин булачак — бу СМЕРШ белешмәләре, сорау алу беркетмәләре, Бөек Ватан сугышы елларында фильтрлау процедурасы турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк бәяләмәләр.
Шулай ук беренче тапкыр «М.П.Девятаевнын9 әсир белән 08.02.1945 нче елда Heinkel He 111 H-22 бомбардировщигында Пенемондедан Узедом утравына качу» диорамасы һәм Президент грантларФонды ярдәме белән Максим Колесов һәм Лана Леонтьева останәләре эшләгән Узедом утравының3D картасы карарга мөмкин булачак.
Узедом утравында урнашкан Пенемюндеполигоны хәзер ФРГ территориясендә урнашкан һәм керү, карау мөмкинлеге юк диярлек. Диорама Девятаев«экипажы»ның 1945 елның 8 февралендә, томанлы көнне качып китү тарихын күзалларга ярдәм итәчәк.
Күргәзмәдә шулай ук Милли музей фондларыннан экспонатлар күрсәтеләчәк, аларТатарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы музеена
тапшырылган.
Шулай ук очучы Девятаев очкан самолетлар макетларын да күрсәтәчәкләр: У-2 (ПО-2); Ил-16, Як-1, «P-39 Airacobra» истребительләре һәм авырбомбардировщик Heinkel He 111 H-22.
Күргәзмәне ачуда беренче тапкыр Михаил Девятаев батырлыгы турында сөйләгән журналист Ян Винецкий исемендәге әдәби-публицистик конкурста җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмәне ачу — 2025 елның 15 августында 14.00 сәгатьтә. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы — Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Казан Кремле территориясендә, «Хәзинә» галереясе бинасындаузачак.
Комментарийлар