Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр апелляция комиссиясендә

23 июньдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан апелляция комиссиясе утырышында булды.

Әлеге визитның максаты эшне оештыру һәм уздыру тәртибенә таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту.

        Анда химия, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча БДИны үткәрүнең төп чорында катнашкан укучыларның куелган баллар белән  бәйле дәгъвалары каралды.

     Апелляция комиссиясе составына фәнни җәмәгатьчелек, югары белем бирү оешмалары профессор-укытучылары,  гомуми белем бирү оешмалары вәкилләре кергән. Составны болай туплау дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның апелляцияләрен караганда кабул ителә торган карарның объективлыгын, һәрьяклап нигезләнгән булуын гарантияли. Шулай ук бу  укыту процессында катнашучыларда белем бирү нәтиҗәләрен объектив бәяләүгә уңай мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ