Логотип Магариф уку
Цитата:

«Минем Россиям: музыкаль сәяхәт» фестивале Казанда

Казанда Россиянең атказанган артисты Оксана Федорова «Минем Россия: музыкаль сәяхәт» Бөтенроссия фестивален тәкъдим итә. 19–21 мартында Казанда «Минем Россиям: музыкаль сәяхәт» Бөтенроссия фестивале уза, ул Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Оксана Федорова фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект милли мәдәни мирасны популярлаштыруга һәм классик музыка өлкәсендә яшь талантларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль 2024 елның октябрендә Псковта старт алган  һәм 2025 елның июнендә Кисловодскида тәмамланачак. Казан –  музыка марафонын кабул иткән бишенче шәһәр. Фонд президенты, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Оксана Федорова билгеләп үткәнчә, «Минем Россия: музыкаль сәяхәт» фестивале Россия төбәкләрен илебезнең бөек музыкаль мирасын берләштерүгә юнәлдерелгән.

– Без инде фестивальне Псковта, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Уфада уздырдык, һәм илебезнең яшь талантларга никадәр бай булуын һәм үсеп килүче музыкантлар буынына профессиональ яктан үсәргә һәм үз концерт тәҗрибәсен киңәйтергә ярдәм итүнең мөһимлеген күрәбез. Казан бүген аларның мәдәни башкалаларының берсе, һәм мин музыкаль программада рус классиклары әсәрләре белән беррәттән милли әсәрләр дә тәкъдим ителәчәгенә шатмын, – ди О.Федорова.

Татарстан башкаласындагы фестиваль ике бөек классик – Н.А. Римский-Корсаков һәм М.П. Мусоргский  туган көннәренә багышлана. Программага кино күрсәтү, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, шулай ук республиканың яшь талантлары һәм зур сәхнә артистлары катнашында концертлар кертелгән. Фестиваль кичә «Мир» кинотеатрында «Мәскәү буйлап музыкаль сәяхәт» фильмын күрсәтү форматында ачылды. Фильмны «Минем Россия: музыкаль сәяхәт» телепроектының режиссеры һәм алып баручысы Оксана Федорова тәкъдим итте.

Фестивальнең икенче көне яшь музыкантларга багышлана – бүген 2 нче  балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында Оксана Федорова һәм фестивальнең амбассадоры – Россиянең Зур театры солисты Александр Полковников катнашында иҗади очрашу һәм вокал буенча мастер-класс узачак. Мастер-класстан соң «Татарстанның яшь талантлары» концерты күрсәтелә. Анда Казан, Чаллы, Санкт-Петербургтан «Минем Россиям: музыкаль сәяхәт» Халыкара яшь музыкантлар конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар, Татарстаннан музыкаль конкурслар лауреатлары һәм стипендиатлары катнашачак. Концерт программасында Римский-Корсаков, Рахманинов, Прокофьев әсәрләре, шулай ук рус һәм татар фольклор композицияләре яңгыраячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ