«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең юбилей елы яңалыклары һәм программа!
Чараны 3 буын вәкилләре алып барачак.
26 апрель көнендә Г.Камал театрының яңа бинасы мәйданында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үтәчәк. Быел аның юбилей елы 20 нче тапкыр узачак.
Чара 16:00 сәгатьтә гала-концерт белән башланып китәчәк.
Быелгы чараның концепциясе «күбәлек эффекты»на нигезләнеп әзерләнгән. Сәхнәдә Ilgiz, Malsi Music, GAUGA, Defne, ALTAN, K3DERT, Al Su, Elina, Айрат Хәйруллин, Айдар Исхаков һәм Tubatay Beats чыгыш ясаячак. Әле ул гына да түгел: биредә яшь исемнәр дә «ачылачак», ягъни 4 яңа башкаручы җырларын яңгыратачак.
Быелгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең яңалыкларына күчик. Беренче чиратта буыннар темасын күтәреп, чараны 3 буын вәкилләре алып барачак.
«Язгы Печән базары»
26 апрель көнне Камал театрының яңа бинасында «Язгы Печән базары» узачак. Милли маркетның эш сәгатьләре – 15:00–20:00. Бирегә керү өчен теркәлергә кирәк.
«Тяжело с татарским» антипремиясен
Исегездәдер, акция оештыручылары, ел саен дәүләт оешмаларының татар теленә мөнәсәбәтен тикшереп, аларның уңай һәм тискәре рейтингларын төзи.Татар теленең кулланылышын тикшерүче җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел галимнәре тикшерәчәк. Алар төзегән антирейтинг нигезендә, 26 апрель көнне «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар игълан ителәчәк.
Комментарийлар