Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе концепциясе «Күбәләк эффекты» төшенчәсенә нигезләнәчәк

26 апрель көнендә Г.Камал театрының яңа бинасы мәйданында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үтәчәк. Быел аның юбилей елы - 20 нче тапкыр узачак.

Быелгы акциянең концепциясе «Күбәләк эффекты» төшенчәсенә һәм буыннар очрашуына нигезләнә. Ни өчен? Оештыручылар моны болай анлата:

 – Кешенең бер мизгелдә татарча сөйләшүе, телне сайлавы – зур үзгәрешләрнең башлангычына бер адым булып торырга мөмкин. Бу – бер сүздән таралган дулкын, бер канат кагышыннан кузгалган давыл кебек. Күбәләк символы вакытлар арасында очучы, ә безнең гамәлләр – аның канат кагышларын чагылдыручы.

 – Акция концепциянең икенче өлеше буыннар очрашуына бәйле. Безнең афишаларга күз салсак, һәрберсендә түгәрәкләр күрергә мөмкин – һәм бу очраклы гына түгел. Чөнки безнең концепция нигезендә, һәр түгәрәк – телне саклаучы, мәдәниятне яшәтүче, үзеннән дулкын башлаучы шәхес образы. Бу түгәрәкләр берләшеп җәмгыять тудыра, һәм һәрберсе – зур үзгәрешләргә юл ача торган кечкенә мизгелнең символы булып тора, – дип аңлатты «Мин татарча сөйләшәм»нең гала-концерты сценарие авторының берсе Ләйсән Фәхриева.

Исегезгә төшерәбез, акция 16:00 сәгатьтә гала-концерт белән башланачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ