Мин яратам сине, Әнием!
Минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе - Әниләр бәйрәме!
Минем әнием - бу дөньяның иң матур, иң акыллы, иң уңган, иң җитез, иң сөйкемле, сабыр, олы йөрәкле, киң күңелле, кайгыртучан һәм игелекле әниләренең берсе! “Әни” сүзен әйтүгә үк күңелдә әйтеп бетергесез рәхәт хисләр уяна, чөнки аның олы йөрәге безне кечкенәдән үк җылыта.Ул җылыны тоймый мөмкин түгел!
Минем әниемнең исеме - Гөлназ. Ул башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Буш вакытында китаплар укырга, тегәргә, сабын ясарга, фотога төшерергә, сәяхәт итәргә ярата. Без аның белән тәмле әйберләр пешерәбез. Миңа әниемнең һәр нәрсәне җайлап аңлатуы ошый. Бу матур бәйрәм көнендә мин әниемә сәләмәтлек, кояштай озын гомер, уңышлар телим. Аның якты йөзе безне күп еллар сөендереп торсын! Мин яратам сине, Әнием!
Кукмара 3 нче урта мәктәбекнең
6 сыйныф укучысы Гатина Альмира
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар