Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама отарга мөмкин
Казанда 29 августта Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Диния нәзарәте чараны аеруча зур итеп ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Республика Көне кысаларында оештыра. Анда теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә.
Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнату торачак. Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылачак. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак, ди чараны оештыручылар.
Шулай ук сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Программада кызыл җеп булып мөгаллимнәргә хөрмәт һәм гыйлем алу темасы барачак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк.





Комментарийлар