Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә мөселман китап мәдәниятенә багышланган күргәзмә

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Мөселман китап мәдәнияте һәм рухи дөньясы» дип аталган күргәзмә ачылачак.

22–27 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә ТР Милли музее филиалы – Татар китабы йортыннан күчмә күргәзмә эшли. Ул «Мөселман китап мәдәнияте һәм рухи дөньясы» дип атала.

Күргәзмә татар мохитенең һәм Казан шәһәренең ислам китап мәдәниятен үстерүгә керткән өлешен ассызыклый. Бирегә килүчеләр татар халкының дини тормышын, мәгърифәт системасын, тел мохитен һәм эстетик карашларын формалаштыруда китапның никадәр мөһим роль уйнавын аңлый алачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге.

Экспозиция китапны матди әйбер буларак кына түгел, ә дини белемне, әхлакый нормаларны һәм мәдәни хәтерне саклаучы чыганак буларак ача. Ул буыннарны берләштерә һәм хәзерге дөньяда да үзенең әһәмиятен югалтмый. Экспозиция мәгънәви хәрәкәт рәвешендә төзелгән: гыйлемнең төп чыганагы Коръәннән – китап традициясенең төрлелегенә, аннары мәдәни хәтергә һәм мирасны хәзерге заманча аңлауга таба алып бара.

Витриналарда Татар китабы йорты китапханәсендәге басмалар: Коръәннәр, мәдрәсәләр өчен дәреслекләр, кулъязмалар, XX гасыр башында иҗат ителгән әдәби әсәрләр урын алачак. Мәсәлән, 1890 елда басылып чыккан хаҗ сәфәре турындагы язмалар – «Сәфәрнамә» турында әйтеп үтәргә була. Аның авторы –  Казандагы Солтан мәчетенең беренче имам-хатыйбы, ахун Мөхәммәди ибн Салих.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ