Мәктәпләрдә космос көйләре яңгыраячак
«Кыңгырау урынына музыка уйнату» проекты бу айда кешенең космоска беренче очышына багышлана. 12 апрель алдыннан илнең барлык мәктәпләрендә гадәти кыңгырау шалтыравы урынына космос турындагы популяр җырлардан өзекләр яңгырачак: «Трава у дома», «Прекрасное далёко», «Надежда», «Притяжение Земли» һәм башкалар.
Россия Мәгариф министрлыгы «Россия космонавтикасы үсеше тарихы» дигән Бөтенроссия космонавтика дәресен әзерләде. Шулай ук бәйрәмгә багышланган мастер-класслар җыентыгы да чыгарылды. Анда дәресләрнең тасвирламасы, педагоглар өчен методик материаллар урын алып тора.
«Кыңгырау урынына музыка уйнату» проектын Россия Мәгариф министрлыгы Сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләр үстерү Бөтенроссия үзәге белән берлектә тормышка ашыра. 2024 елның ноябреннән башлап мәктәпләрдә гадәти кыңгырау шалтыраулары урынына популяр һәм классик көйләр яңгырый.
Фото: culture.ru
Комментарийлар