Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза

Казанда 29 август көнне Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Чара вакытында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен уздыра – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Акциядә һәркем катнаша ала, моның өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин.

Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә. 

Диния нәзарәте чараны аеруча зур итеп ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы һәм ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Республика көне кысаларында оештыра. Анда теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла.

Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ