Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп кулинарлары. Кем оста?

Казанда укучылар арасында «Мәктәп кулинарлары марафоны» конкурсының ярымфиналы тәмамланды.

Бәйгедә башкалабызның 14 мәктәбеннән 8–9 нчы сыйныфлардагы 60 укучы катнашты. «Пешекче» һөнәре буенча 1 нче баскычка 32 нче мәктәп,  икенчедә 71 нче мәктәп,  өченчедә 146  нчы «Ресурс» үзәге осталары күтәрелде.  «Официант»  номинациясендә 33 нче гимназия 1 нче урында.  2 нче һәм 3 нче урыннарны шул ук  71 нче һәм 146 нчы  белем йортлары  командалары бүлеште.

 Шунысын да әйтик: әлеге бәйге Казандагы Халыкара сервис көллияте, Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты белән берлектә оештырылды. Бәйгенең финал өлеше майда ЦУМда узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ