«Мәктәп бәйрәмнәре» бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды
Редакциябездә үзгәрешләр булу сәбәпле, «Мәктәп бәйрәмнәре» сценарийлар бәйгесенә озак кына йомгак ясый алмый тордык. Менә, ниһаять, җиңүчеләребезне котлау бәхетенә дә ирештек.
Конкурста катнашкан һәм эшләре уңышлы дип табылган һәркемнең язмасын «Мәгариф. Татар теле» электрон журналына һәм шулай ук җиңүчеләребезнең эшен «Мәгариф» журналына бастырып чыгарырга ниятлибез.
«Мәктәп бәйрәмнәре» иҗади бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге:
1 нче урын – Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы, Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
2 нче урын – Садриева Алия Габдулла кызы, Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
3 нче урынны Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрипҗанова Рүзилә Зөфәр кызы, һәм Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы бүлеште.
Комментарийлар