Мәгариф системасында балалар ялы елы
РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев чараларны гамәлгә ашыру планын раслый торган документка кул куйды. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
2025 елда әйдәманнары әзерләүнең бердәм системасы формалаштырылп, тәрбия эшенең федераль программасы расланачак.
Шулай ук юбилей чаралары да үткәреләчәк: «Артек» Халыкара балалар үзәгенең 100 еллыгы, «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгенең 65 еллыгы, «Смена»Бөтенроссия балалар үзәгенең 40 еллыгы.
«Россия» әйдәманнары отряды семинарлары һәм ял оештыручылар форумнарында белгечләр тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Балалар ялы елында лагерьларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тематик көннәр һәм совет халкы геноциды истәлегенә «Вакыйгалар һәм буыннар калейдоскобы» фотомарафоны узачак.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы
Комментарийлар