“Кызыл канәфер” акциясе старт ала
Акция 10 апрельдән 22 июньгә кадәр үтәчәк.
Татарстанда Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби бәрелешләрдә катнашучы ветераннарга ярдәм итү өчен «Кызыл канәфер» акциясе башлана. Акция 10 апрельдән 22 июньгә кадәр Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.
Фирма киемендәге волонтерлар шәһәр урамнарында иганә җыячаклар, алмашка “Кызыл канәфер” билгесен тәкъдим итәчәкләр – бу хәтер һәм рәхмәт символы.
Хәзерге вакытта 11 000 нән артык билге муниципалитетларга тапшырылган. Әлеге акциягә республиканың барлык районнарыннан волонтерлар кушылачак. Җыелган акчалар дарулар, инвалид коляскалары һәм ветераннар өчен кирәкле башка әйберләр сатып алуга юнәлтеләчәк. Волонтерлар өчен мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.
Фото: акция рәсми сайты
Комментарийлар