Курсант-гвардиячеләр сафы ныгый
Бүген Казанда «Сугышчы» үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы курсантларына отличие билгеләре тапшыру тантанасы узды.
Казан Кремле территориясендәге Бөек Ватан сугышы музеенда Татарстан Республикасындагы «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәге филиалы активистларына «Курсант-сугышчы» һәм «Курсант-гвардияче» дәрәҗәләре тапшырылды. Аерымлык баскычлары үзәкнең белем бирү программасын үзләштерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм уку барышында үзләренең осталыкларын яхшы яктан күрсәткән курсантларга бирелә. Әлеге аерымлык билгеләре белем бирү процессының һәм «ВОИН» үзәгенең патриотик тәрбия системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Алар курсантларның киләчәк үсешенә мотивация бирүгә, дисциплинаны ныгытуга, традицияләргә хөрмәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
Чарада «ВОИН» үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Алексей Бламыков, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин, «ВОИН» үзәге инструкторлары һәм курсантлары катнашты. Очрашуның Бөек Ватан сугышы музеенда узуы да очраклы түгел, ул тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгын күрсәткән истәлекле урын, диләр чараны оештыручылар.
Фотолар «ВОИН» үзәгеннән





Комментарийлар