Корбан бәйрәме якынлаша
Татарстанга җәй башы якынлашкан мәлдә, күңелләрдә аерым бер рухи күтәренкелек туа. Бу – Корбан бәйрәме якынлашуын хәбәр итүче халәт. 2026 елда бәйрәм 27 майга туры килә. Ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә торган әлеге изге бәйрәм, гадәттәгечә, иман, ихласлык һәм бердәмлек рухында узачак.
Бу көнне республика мәчетләрендә иртәнге таңнан ук җанлану башлана. Татарстан мөфтияте тарафыннан расланган тәртип нигезендә, гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла. Казан мәчетләрендә бәйрәм иртәнге намаз һәм Коръән укудан башланып китә, аннары вәгазь яңгырый, гает намазы укыла, хөтбә сөйләнә. Бу мизгелләрдә мәчетләр иман нуры белән тула, кешеләрнең күңелләре пакьләнә, бер-берсенә изге теләкләр юллана.
Корбан – ул бары тик йоланы үтәү генә түгел, ә күңел халәте, Аллаһка якынаюның бер чагылышы.
- Быел корбан чалу өчен нисаб күләме 100 мең сум итеп билгеләнгән. Бу – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Әлеге шартлар үтәлгән очракта, мөселман кешесе өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Әмма бу гамәлнең асылы матди үлчәмнәрдә генә түгел – ул ихлас нияттә, ярдәмчеллектә, мохтаҗларны сөендерүдә, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.
Бәйрәм көннәрендә – 26 майдан 30 майга кадәр – тәкбир-тәшрик яңгырый. Һәр фарыз намазыннан соң кабатлана торган бу сүзләр, «Аллаһ бөек» дигән мәгънәне йөртеп, мөселманнарның күңелләрен бер дулкынга берләштерә. Ир-атлар аны тавыш белән әйтә, хатын-кызлар – эчтән генә, ләкин һәркемнең йөрәгендә бу сүзләр аерым бер тирәнлек таба.
Гает намазыннан соң ук корбан чалу башлана. “Ул өч көн дәвам итәчәк – 27, 28 һәм 29 майда. Казанда махсус билгеләнгән мәйданчыкларда бу эш тәртипле рәвештә оештырыла. Шәһәрдә барлыгы 17 урында корбан чалу мөмкинлеге тудырылачак, һәм ул 29 май киченә кадәр дәвам итәчәк”, - ди Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.
Корбан бәйрәме – ул бары тик дини гамәлләр генә түгел. Ул – уртак шатлык, гаилә җылылыгы, балалар шатлыгы. Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында бу көннәрдә гомумшәһәр бәйрәмнәре узачак. Парклар һәм мәчет яннары кешеләр белән тулачак: биредә милли уеннар, спорт ярышлары, викториналар, мәдәни программалар оештырылачак. Кунакларны кайнар пылау, коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй каршы алачак.
Казанда исә 27 май көнне «Елмай» балалар паркында «Корбан-фест» гаилә бәйрәме үтәчәк. Биредә балалар өчен уен мәйданчыклары, мастер-класслар, урам театры элементлары булган тамашалар, ярминкә һәм ачык һавада ял итү мөмкинлекләре каралган. Бу – бәйрәмнең заманча сулышы, әмма асылы шул ук: кешеләрне берләштерү, күңелләргә шатлык өләшү.
Корбан бәйрәме – ул вакыт аралыгында гына түгел, ә күңелдә саклана торган халәт. Ул кешене уйланырга, үз-үзенә бәя бирергә, якыннарына һәм мохтаҗларга игътибарлырак булырга чакыра. Шушы көннәрдә кылынган һәр изгелек, әйтелгән һәр җылы сүз, өләшелгән һәр ризык – барысы да күңелләрдә озак сакланачак рухи байлыкка әверелә.
Мөршидә Кыямова фотосы.





Комментарийлар