Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда узган IX Халыкара фәнни-методик семинар К.Насыйрига багышланды

13 февральдә галимнәр, педагоглар, аспирантлар һәм магистрлар «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: прогрессив практика белән алмашу мәйданчыгы» IX Халыкара фәнни-методик онлайн-семинарын уздыру өчен янәдән җыелды.

Быел ул татарның бөек фикер иясе, галим-энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде. 

Чараны Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге һәм КФУның Каюм Насыйри институты белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе оештырды. 

Семинарда Эгей университеты (Төркия Республикасы), Азәрбәйҗан педагогика университеты, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты һәм Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты, Бохара дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм башка югары уку йортлары катнашты. Быел беренче тапкыр Белорус технология университеты галимнәре дә кушылды.

 

Семинар эшендә катнашу өчен оештыру комитетына югары уку йортлары укытучыларыннан, туган һәм чит телләрне укыту һәм өйрәнү проблемалары белән шөгыльләнүче, тюркологиянең актуаль проблемаларын өйрәнүче магистрлардан һәм магистрантлардан 162 гариза килгән иде.

 

Чарада катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Шулай ук Эгей университеты профессоры М. Онәр (Төркия, Измир), Азәрбәйҗан дәүләт педагогика университетының халыкара элемтәләр буенча проректоры профессор М.Н. Гусейнова (Азәрбайҗан, Баку) һәм башка галимнәрнең сәламләү чыгышлары яңгырады.

Семинарның спикерлары төрле илләрнең һәм югары уку йортларының галимнәре булды. Казан федераль университеты профессоры Әдфия Йосыпова «Каюм Насыйриның татар тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге» дигән доклад белән чыгыш ясады, филология фәннәре докторы, Бохара дәүләт профессоры Ураева Дармона Сәедмөхәммәт кызы үзбәкләрнең Каюм Насыйри мирасына мөнәсәбәте турында сөйләде. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Мөдире Н. Хәлиуллина (Россия, Уфа) фәлсәфәчеләр хезмәтләрендә Каюм Насыйри турындагы мәгълүматларны бирде, филология фәннәре кандидаты, татар тел белеме кафедрасы доценты Р.К. Сәгъдиева Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе укытучыларының методик эшчәнлеге турындагы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Абай исемендәге Казах милли педагогика университетының казах теле һәм әдәбияты мөдире Бакыйгөл Молдагали «Метапредмет текстлары аша укучыларның милли танып белүен формалаштыру» (Казахстан, Алматы) темасына эш тәҗрибәсен тәкъдим итте, ә КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты А.С. Гайнетдинова КФУда төрек телен укытуның «Методлары һәм нәтиҗәләре» (Россия, Казан) турында сөйләде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ