КФУда «Җәйге университет»
Биредә Босния һәм Герцеговина, Үзәк Азия, Оман, Мисыр, Кытай, Индонезия һәм башка илләрдән килгән чит ил укучыларыннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Барнаул, Томск һәм Казаннан 100 Россия студенты катнаша.
Казан федераль университеты «Җәйге университет» проектында катнашучыларны кабул итте. Чара РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоүзәк» ФДАФУ ярдәмендә КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ачылу тантанасы УНИКСта узды. Биредә Босния һәм Герцеговина, Үзәк Азия, Оман, Мисыр, Кытай, Индонезия һәм башка илләрдән килгән чит ил укучыларыннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Барнаул, Томск һәм Казаннан 100 Россия студенты катнаша. Кунакларны цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе, архитектура һәм дизайн, биология һәм гуманитар фәннәр буенча белем бирү программалары көтә.
Программа бик бай, биредә лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар, партнёрлык оешмаларында дәресләр үткәрү каралган, мәдәни һәм экскурсия өлешләре дә планлаштырылган.
Комментарийлар