Казанлыларны гаилә бәйрәмендә катнашырга чакыралар
Мәйданчыкта концерт һәм башка спорт ярышлары да оештырылачак.
31 майда Казанның «Урам» экстрим паркында «Яшел марафон» дип аталган гаилә спорт бәйрәме узачак. Катнашучыларга дистанцияне сайларга тәкъдим ителә: 4,2 км яисә 10 км.
Мәйданчыкта концерт һәм башка спорт ярышлары да оештырылачак.
Проектта илнең 60 тан артык шәһәре катнаша. Узган ел катнашучылар саны 130 мең кешедән арткан.
Шунысы да игътибарга лаек, проект ел саен илнең барлык төбәкләрендә «Киләчәккә кертем» хәйрия фонды ярдәме белән уза.
Комментарийлар