Казанга «Китап поезды» килә
17 март көнне Казан-1 тимер юл вокзалына Санкт-Петербургтан «Китап поезды» киләчәк. Аның пассажирлары танылган нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре — Олег Рой, Илья Бояшов, Катя Матюшкина, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Люцида Аквила, Сергей Переслегин һәм башкалар. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Шуны әйтергә кирәк, «Китап поезды» акциясенә 13 март көнне Санкт-Петербургта старт бирелгән. Аның кысаларында бер көнлек китап фестивальләре Минск, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск һәм Волгоград шәһәрләрендә узачак.Курск өлкәсе онлайн форматта катнашачак.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан халкын бу акциядә катнашырга чакырды:
– Без бу проект белән инде таныш – узган ел ул зур кызыксыну уятты. Бу юлы да без әлеге чараны түземсезлек белән көтәбез...Республика халкы актив катнашсын иде. Акция кысаларында күп кенә кызыклы чаралар планлаштырылган – без аларның киң яңгыраш табуына өметләнәбез. Китап уку ул – ялның ихтыяҗы зур булган формаларының берсе, – дип билгеләп үтте ул.
ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова программага дискуссияләр, белем бирү семинарлары, шулай язучылар белән очрашулар кертелгәнен искәртеп үзды.
Казанда 10 мәйданчыкта 30га якын чара узачак, алар арасында – Милли китапханә, Г.Камал театрының яңа бинасы, КФУ, «Адымнар» полилингваль комплексы һәм ТР Язучылар берлеге бинасы. Ачык мәйданнарга (Милли китапханә) узучы чараларга, теркәлеп, теләгән һәркем керә алачак.
Тышлык фотосы: freepik.com сайты
Комментарийлар