Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы 155 нче гимназиядә экологлар җыены

«Яшь буында экологик культура тәрбияләүдә ватанпәрвәрлек» шигаре астында XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция.

 26 мартта Казандагы 155 нче татар гимназиясендә «Яшь буында экологик культура тәрбияләүдә ватанпәрвәрлек» шигаре астында XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.

 Чарада катнашучыларның   мәктәпләрдә, югары уку йортларында укучыларда, дәрестән тыш эшчәнлектә балаларда экологик культура һәм патриотик  хисләр тәрбияләү,   ватанпәрвәрлек хисләр тәрбияләүдә орнитологиянең роле, туган тел һәм әдәбият дәресләрендә  экологик тәрбиянең куелышы  һәм башка темаларга чыгышлары тыңланылды.  Экологик проблемалар, аларны чишү юллары хакында   фикер алыштылар. Конференциядә  республика һәм  башкалабыз мәктәпләренең төрле фән укытучылары, югары уку йортлары галимнәре, укучылар катнашты.

155 нче гимназия директоры Наил Фазылов,  мәктәпнең фәнни консультанты, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин,  география  фәннәре  кандидаты  Нияз Биктимеров катнашты.  

 Конференциядә укытучылар үз проектлары һәм аны мәктәпләрдә тормышка ашыру ысуллары турында сөйләделәр, секциядә мастер-класслар, ачык дәресләр күрсәттеләр,  укучыларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре  каралды.
 Яшь буынга  экологик тәрбия  бирү, аларда  ватанпәрвәрлек  хисләре формалаштыру  бүгенге көндә актуаль  булып  кала. Бу фонда Казандагы 155  нче гимназия педагогларының экологик юнәлештә  башкарган эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ