Казанда USB-розеткалы һәм кондиционерлы автобусы йөри башлады
Казанда USB-розеткалы һәм кондиционерлы 30 маршрут автобусы йөри башлады. Яңа шәһәр транспорты 33, 35, 35а, 53 һәм 63 нче маршрутлар буенча хәрәкәт итүче иске автобусларны алыштырачак.
Татарстан юлларын төзекләндерүгә 79,2 миллиард акча тотылачак. Шуларның 14,5 миллиарды Казан юлларын ремонтлауга китәчәк. Калган сумма Яр Чаллы, Түбән Кама һәм муниципаль районнарда юлларны төзекләндерүгә юнәлтелгән.
Казанда бер атна эчендә меңнән артык электросамокатчыларны блоклаганнар, җәмгысе 244 штраф салынган. Самокатлар сезоны ачылу белән казанлылар әлеге электр җайланмасы аша 117 мең тапкыр кулланган. Уникаль кулланучылар саны 31 меңгә кадәр җиткән.
Комментарийлар