Казанда «Тылсым» үзәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итә
Казанда «Добрая Казань» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылган «Тылсым» инклюзив үзәге эшләп килә.
Казанда «Добрая Казань» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылган «Тылсым» инклюзив үзәге эшләп килә. Монда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар үз тирәсендәге иптәшләре белән аралаша, үсә, көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләр ала.
2024 елның сентябреннән үзәктә логопед, нейропсихолог һәм адаптив физик тәрбия буенча белгечләр белән шәгыльләр уздырыла. Аерым юнәлеш – уку-тренировка фатиры, анда балаларны мөстәкыйльлеккә, көнкүреш хуҗалык эшләренә өйрәтәләр: гигиенадан башлап куркынычсызлык кагыйдәләре һәм кибеттә азык-төлек сатып алуга кадәр.
Хәзерге вакытта үзәккә 124 бала даими рәвештә йөри. Әниләр өчен дә төркемнәрдә психолог дәресләре оештырылган.
2025 елда бу проект «Молодёжь и дети» илкүләм проекты ярдәмендә уздырылучы Халыкара #МЫВМЕСТЕ премиясенең финалисты булды.





Комментарийлар