Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда “Нәүрүз” бәйрәме

Казанда 22 март көнне төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәме була. Азәрбайҗаннар, әфганлылар, башкортлар, дагыстанлылар, иранлылар, казакълар, кыргызлар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр, тувалылар, бурятлар һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.

Мондый чараларны үткәрү «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Бәйрәмдә интерактив мәйданчыклар, күпмилләтле концерт программасы, халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, Нәүрүз традицион халык уеннары, «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз Батыр» конкурслары оештырылачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Кунаклар Нәүрүзнең төп милли ризыкларыннан берсе – төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә алачак.

Язгы бәйрәмне  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ