Казанда “Яшьләргә эш” республика форумы узды
Форум яшьләр һәм эш бирүчеләр арасында диалог урнаштыруга юнәлдерелгән.
22 апрельдә Казанда “Яшьләргә эш” республика форумы узды, анда 1000-нән артык студент, югары сыйныф укучылары, эш бирүчеләр һәм хакимият вәкилләре катнашты. Форум яшьләр һәм эш бирүчеләр арасында диалог урнаштыруга юнәлдерелгән.
Быел Татарстан студент отрядларында 1784 кеше эшкә урнаштырылган. Җәен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Белоруссиядән 2000нән артык студент һәм укучы килүе көтелә. ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хезмәт тәрбиясе һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады.
Форумда карьера буенча тренинглар, лекция һәм консультацияләр, шулай ук һөнәрләр Маркеты узды.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты
Комментарийлар