Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтәләр

Казан шәһәрендә башлангыч сыйныф укучыларын юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү буенча белем бирү проекты яңадан тормышка ашырылачак. Әлеге проект 10 апрельдән башлана.

Быел проектка 1800 мәктәп укучысы җәлеп ителәчәк, аларга җәйге ял алдыннан кирәкле белемнәр биреләчәк. Проект инде биш ел дәвамында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 8 мең Казан мәктәп укучысы әлеге проектта укып чыкты.

Укулар интерактив уен форматында уза –  бу балаларга төрле юл хәлләрен модельләштерүдә актив катнашырга мөмкинлек бирә. Балалар үзләрен җәяүле, пассажир, машина йөртүче һәм хәтта ЮХИДИ хезмәткәре ролендә дә сынап карый алачак. Курсны тәмамлагач, катнашучылар тест узып, белемнәрен раслаучы сертификатлар алачак.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 58 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 1 бала һәлак булган һәм 65 е тән җәрәхәтләре алган.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ