Логотип Магариф уку
Цитата:

Kazan Digital Week алдыннан милли костюм турында вебинар узачак

26 июньдә сәгать 14:00 сәгатьтә «Культурный код в цифре: как мода и дизайн говорят на языке нового времени» – «Цифрлы мәдәният коды: мода һәм дизайн яңа заман телендә ничек сөйләшә» дигән вебинар старт ала.

26 июньдә сәгать 14:00 сәгатьтә «Культурный код в цифре: как мода и дизайн говорят на языке нового времени» – «Цифрлы мәдәният коды: мода һәм дизайн яңа заман телендә ничек сөйләшә» дигән вебинар старт ала. Бу хакта Kazan Digital Week форумы матбугат хезмәте хәбәр итә .

Чара глобальләшү һәм цифрлы үзгәртеп кору шартларында милли киемнең этномәдәни традицияләрне саклаудагы һәм яңача аңлатудагы роленә багышлана. 

 

Экспертлар традицион кием милли үзаңны сакларга ничек ярдәм итүе; мода һәм дизайн мәдәни мирасны хәзерге заман шартларына ничек яраклаштыруы; этнодизайн үсешенә цифрлы технологияләр нинди йогынты ясавы турындагы мәсьәләләрне тикшерәчәк.

 

Аерым игътибар мәгариф проектларына һәм креатив индустрияләргә мәдәниятара диалог коралы буларак биреләчәк. Вебинарда Россия, Беларусь һәм Үзәк Азия илләре тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Спикерлар географиясе Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Минск, Ташкент, Дүшәнбе, Тараз, Бишкек һәм Бакуны колачлый.

 

Чарада катнашырга теләүчеләр, аеруча дизайнерлар, костюм рәссамнары, мәдәният белгечләре, иҗат югары уку йортлары студентлары, җиңел сәнәгать вәкилләре, шулай ук традицияләр, мода һәм цифрлы технологияләр үзара бәйләнеше белән кызыксынучылар чакырыла.

 

Бу чара 2026 елның 29–31 октябрендә «Казан Экспо» МВЦ-да узачак Kazan Digital Week 2026 халыкара форумына әзерлек кысаларында оештырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ