Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникулны ничек озынайтырга?

Укучылар каникул көннәрендә урамда булырга яраталар, мондый чакта аларны биттән чеметкән салкыннар да куркытмый. Укулар башлану белән кайбер балалар салкынны сәбәп итеп мәктәпкә дә бармаска мөмкин. Шулай да нинди һава шартларында өйдә калырга мөмкин соң?

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларга һәм ата-аналарга  дәресләргә бармау өчен температура нормаларын искә төшерә.

Авыл мәктәпләрендә 23 градус салкын булганда башлангыч сыйныфларда, 25 градуска җиткәндә  шәһәр мәктәпләренең  башлангыч һәм авыл мәктәпләренең 5 – 9 сыйныфларында   укулар булмый. Салкыннар 27 градуска төшкәч шәһәр мәктәпләренең 5– 9 сыйныфларында,  30 градус салкыннарда авыл  һәм 32 градуска җиткәч шәһәр мәктәпләренең 10 – 11 сыйныфларында дәресләр үткәрелми.

Түбән сыйныф укучылары өчен ачык һавада физкультура дәресләре һава температурасы өч градустан да түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6 –10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә.  Югары сыйныф укучылары өчен җилнең тизлеге шул ук кала,  салкынлык 10 градус тирәсе булырга тиеш.

 Салкыннар мәктәп автобуслары хәрәкәтенә дә  үзгәрешләр кертә.  Һава температурасы  минус 25 градус һәм аннан да түбәнрәк төшкәндә, районнан читкә чыгудан тоткарланып торырга киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ