Калининград өлкәсе белән хезмәттәшлек
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров җитәкчелегендәге делегация Калининград өлкәсенең Багратионовск муниципаль округында сәфәрдә булып кайтты.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров җитәкчелегендәге делегация Калининград өлкәсенең Багратионовск муниципаль округында сәфәрдә булып кайтты.
Сәфәрдә Калининград өлкәсенең Яшьләр инфраструктурасы эшчәнлеге, яшьләргә патриотик тәрбия бирү тәҗрибәсе белән таныштылар, истәлекле чараларда катнаштылар һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар.
Программа кысаларында делегация «Юнармия йорты» патриотик тәрбия һәм «Натангия» эзләнү-тарихи үзәкләрендә булдылар. Анда балалар һәм яшүсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Кардәшләр» өлкә татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре белән берлектә татар шагыйре, 1945 елның февралендә Көнчыгыш Пруссияне (хәзерге Калининград өлкәсе) азат иткәндә һәлак булган Фатих Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Багратионовскида Фатих Кәримнең исемен кадерләп саклыйлар, шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртә.
Очрашуда Багратион муниципаль округы һәм Татарстан арасында милли мәдәниятне, тарихи хәтерне саклау һәм алга таба үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Багратион муниципаль округы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Татьяна Филатова мондый очрашуларның төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм уртак тарихи мирасны саклауга ярдәм итүен билгеләп үтте. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узган әлеге чара яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, уртак тарихыбызны саклауда тагын бер адым булып тора, – дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат үзәге.
Фото: ТР Яшьләр министрлыгы сайтыннан





Комментарийлар