Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәтәчәкләр

2025 елның 14 февралендә татар галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.

Шул сәбәпле, бүген 19:45 сәгатьтә «Культура» телеканалы татар мәгърифәтчесенең тормыш тарихын сөйләүче «Дөньяларны тоташтыручы» документаль фильмын күрсәтәчәк.

Фильм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов инициативасы белән төшерелгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән Россия Банкы 2025 елның 15 гыйнварында «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендәге «Галим-мәгърифәтче Каюм Насыйри тууына 200 ел тулу уңаеннан» 2 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә әйләнешкә чыгарды.

Бүген, Каюм Насыйри тууына 200 ел тулган көнне, бай эчтәлекле чаралар көтелә.
Мисал өчен, Каюм Насыйри музеенда бәйрәм чаралары узачак:

– Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү,

– галимнең дини эшчәнлеге турында лекция,

– көмеш тәңкә презентациясе,

–  ТР Милли музее фондларыннан «Пешекчегә үгет-нәсыйхәт: Насыйри рецептлары» күргәзмәсен ачу.

Фото: kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ