Иң яхшы мөнәҗәт укучы гомрәгә юллама алачак. «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бәйгесе старт алды
17 сентябрьдә «Гаилә» мәчете «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» дип исемләнгән бәйге башлап җибәрде. Төп бүләк — гомрәгә юллама. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.
— Мөнәҗәт — ул бит безнең тормышыбыз. Безне мөнәҗәтләр укып үстерделәр. Аларда дин дә, әхлак та, тәрбия дә, пәйгамбәрләр тарихы да салынган, — дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Җырчы, бәйгенең жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллина конкурс критерийлары белән таныштырды.
— Катнашу өчен 26 сентябрьгә кадәр Google Docs формасы аша теркәлү узарга кирәк;
— Видеоязманы 27 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
— Мөнәҗәт татар телендә булырга тиеш.
— Видеоязма тавыш камералары кулланмыйча, камераны башкаручыдан 2 метр ераклыкта урнаштырып, а-капелла (музыка уен коралыннан башка, тере тавыш белән) яздырылырга тиеш.
— Мөнәҗәтнең озынлыгы 4 минуттан артмаска тиеш.
Бәйгедәге яшь категорияләре:
– 3–7 яшьлекләр;
– 8–14 яшьлекләр;
– 15–18 яшьлекләр;
– 19–35 яшьлекләр;
– 36 яшь һәм өлкәнрәкләр.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләргә Гран-при һәм һәр яшь категориясе буенча 3 призлы урын бирелә.
Комментарийлар