«Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына кемнәр лаек?
Бүген Казанның 3 нче «Курай» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Бүген Казанның 3 нче «Курай» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булучыларны бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.
- Бала шәхес буларак балалар бакчаларында һәм мәктәптә тәрбияләнә. Сез балаларны гына түгел әти-әниләрне дә һәм безне эә тәрбиялисез", - дип мөрәҗәгать итте ул килгән кунакларга. Башкарган хезмәтләре өчен тәрбиячеләргә рәхмәттен җиткерде.
Бәйрәмне балалары шушы балалар бакчасына йөргән сәнгать осталарының чыгышлары бизәде.
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында билингваль белем бирүне популярлаштыру һәм иң яхшы педагогик коллективларны бүләкләү кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел конкурста 29 муниципаль берәмлектән 37 мәктәпкәчә учреждение катнашты.
1 этап – 26 гыйнварда сабыйларга ике телдә белем бирүне каилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау рәвешендә узган.
2 этап – 28 гыйнвардан 6 февральгә кадәр эксперт комиссия урыннарга чыгып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирү буенча грантка дәгъва кылучыларның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә бәя биргән.
Грант күләме – 500 мең сум. Бу акчалар балалар җиһазларына, уенчыкларга, дидактик кулланмаларга, балаларның үсеше өчен төрле материалларга тотылырга тиеш.
2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаек булучылар:
- Нурлат районының «Алсу» 15нче балалар бакчасы
- Казанның Вахитов районының 214нче балалар бакчасы
- Казанның Совет районында татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 3нче балалар бакчасы
- Алабуга районының «Ласточка» 18нче балалар бакчасы
- Казанның Мәскәү районының 291нче балалар бакчасы
- Балтач районының 1нче балалар бакчасы
- Мөслим районының «Күбәләк» балалар бакчасы
- Мамадвш районының «Миләшкәй» 10нчы балалар бакчасы
- Теләче районының 2нче балалар бакчасы
- Югары Ослан районының «Солнышко» балалар бакчасы
- Бөгелмә районының «Ладушки» 20нче балалар бакчасы
- Биектау районының «Гөлчәчәк» Дөбъяз балалар бакчасы
- Түбән Кама районының баланың үсеш үзәге – «Подсолнушек» 90 нчы балалар бакчасы
- Азнакай районының «Сандугач» 21нче балалар бакчасы
- Кукмара районыныэ «Ромашка» 10нчы балалар бакчасы
- Апас районының «Солнышко» балалар бакчасы
- Саба районының «Кояшкай» Тимершык балалар бакчасы
- Лениногорск районының «Тургай» Шөгер балалар бакчасы
- Чирмешән районының «Ромашка» 1нче балалар бакчасы
- Питрәч районы Көек авылында «Сказка» 2нче балалар бакчасы.





Комментарийлар