Язгы каникуллар кайчан башлана?
Татарстан укучыларының язгы каникуллары 22 мартта башланып, 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Министрлык каникулларны үткәрүнең түбәндәге даталарны тәкъдим итә:
– язгы каникуллар – 22.03.2025 –31.03.2025 (10 календарь көн);
– беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар – 10.02.2025 – 16.02.2025 (7 календарь көн).
Җәйге каникулларның башлануы мәктәпнең календарь уку графигы белән билгеләнә, ә аларның гомуми дәвамлылыгы кимендә 8 атна тәшкил итәргә тиеш.
Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Илнең барлык субъектларына тиешле тәкъдимнәрне РФ Мәгариф министрлыгы бирде.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар