Логотип Магариф уку
Цитата:

“Яз гүзәле – 2025” бәйгесенең финалына әзерлек бара

Финалга 30 гүзәл зат узган.

Казанда «Яз гүзәле – 2025» бәйгесе старт алды. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

Бәйге тарихы һәм миссиясе хакында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сөйләде:
 — Яз гүзәле» проекты 2008 елда Казан дәүләт энергетика университетының тулай торак студентлары советы инициативасы белән башланып китте. Проектка нигез салучы — Айдар Хәйдәр улы Сабитов, ул хәзерге көндә Казан университетында доцент булып эшли. 2013 елдан конкурс шәһәр вузлары арасында уздырыла килде, ә 2020 елдан без Россия төбәкләренә чыктык. Быел илнең 14 төбәгеннән 360 гариза килде, — диде ул.

«Яз гүзәле» бәйгесенең бурычы — яшьләр арасында татар телен һәм милли мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.

Финалга 30 гүзәл зат узган. Алар хәзер сәләтләрен иҗади этапларда күрсәтә. Бу хакта проектны оештыручы Чулпан Корбанова сөйләде:
— Беренче иҗади тур инде узды. Биредә кызлар номерлар күрсәтте: бию, җыр, театр. Кичә кулинар этап үтте – гүзәл затлар чәкчәк пешереп, жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Иртәгә «Яратам» яшьләр үзәгендә интеллектуаль этап узачак. Калган этаплар финалда «Пирамида» мәдәни үзәгендә үтәчәк», – диде ул.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: кызлар өчен калфак чигү, ораторлык осталыгы, бию һәм җыр буенча мастер-класслар һәм каллиграфия дәресләре дә үткәрелә.

Бәйгенең финалы 9 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. Биредә «Яз Гүзәле – 2025» титулы иясе исемен игълан итәчәкләр.
Фото: проектның ВКонтакте челтәрендәге рәсми битеннән

 
 
 

 
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ