Логотип Магариф уку
Цитата:

“Яшьләр һәм балалар” милли проекты тәкъдим ителде

12 апрельдә, Космонавтика көнендә, “Россия” милли үзәгендә Россия Президенты инициативасы белән башланган “Яшьләр һәм балалар” милли проекты тәкъдим ителде.

Росмолодежь форумнары бөтен ил яшьләренә фән, мәгариф, социаль үсеш, эшкуарлык һәм башка төп темаларны тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко проектның яшьләр потенциалын тормышка ашыру һәм талантларын ачу өчен шартлар тудыруга юнәлтелүен ассызыклады.

 – 2030 елга кадәр исәпләнгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты составында Мәгариф министрлыгы дүрт федераль проект эшләде: «Әйдәп баручы мәктәпләр», «Балаларга иң яхшысы», «Педагоглар һәм остазлар» һәм «Профессионалитет». Алар 150 мәктәп төзүне һәм 8 мең мәктәпкә капиталь ремонт ясауны, балаларның талантларын үстерү өчен 12 әйдәп баручы гомуми белем бирү оешмасын эшләтеп җибәрүне күздә тота, –  дип билгеләп үтте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ