Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр ассамблеясында яңа җитәкче

«Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең рәисе итеп Диләрә Дамар билгеләнде. Яңа җитәкчене 7 февраль көнне оешманың исәп-сайлау конференциясендә сайладылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы  – республикабызда милләт һәм конфессияара сорауларны нечкәлек белән хәл итә белүче яхшы инструмент. Мондый актив яшьләр белән без республика алдында торган мөһим стратегик бурычларны хәл итә алабыз» – дип белгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, конференциядә катнашучыларны сәламләп. Шулай ук дәүләт эшлеклесе оешма активистларын республиканың зыялы яшьләре дип атады һәм киләсе җирле советларга депутат буларак үз кандидатураларын күрсәтергә киңәш итте.  

Чыннан да, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы – бүген Россиядә үрнәк булырлык оешма. Үз тармагында башкарылган эшчәнлеге дә шактый саллы. Күпмилләтле республикабызда дуслык, бердәмлек мохитен саклау юнәлешендә күпсанлы проектларны гамәлгә куючы үзәк тә ул.  

Конференция барышында узган 2024 ел буенча нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Быел да оешма үз максатларына тугры калып, эшчәнлеген тагын да киңәйтергә ниятли. Мисал өчен, «Күпйөзле Татарстан» («Многоликий Татарстан») фотокүргәзмәсе узган ел Гаилә елын өлге итеп алган булса, 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак.  

Җиңү көнендә уза торган чараларның берсе  – милли мәдәни оешма вәкилләре катнашында Бөек Ватан сугышы турында шигырьләрне төрле телләрдә уку да оештырылыр дип көтелә.  

Моннан тыш, яшьләр ассамблеясы чит илдән килгән студентларга безнең җирлеккә ияләшергә ярдәм итү буенча да эшчәнлек алып бара. 2024 елда гына оешмада 4,5 чит ил студенты катнашында 30 чара узган. Агымдагы елның көзендә алар өчен махсус электрон чат-бот та эшли башлаячак.

Фото РТ Дәүләт Советы рәсми сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ