Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа лауреатларны театрның яңа бинасында котладылар

26 апрель – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне бәйрәм чаралары әдипнең һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре салудан башланды.

Төп чаралар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.  

Эчтәлеге дөрес әсәрләр һәм гамәлләр белән тутырылырга тиешле бинада  иҗади тормыш кайнап торырга тиеш. Камал театры татарлар өчен, республикабыз өчен истәлекле урын булып тора. Әлеге милли байлыкны сакларга һәм арттырырга кирәк, диде үз чыгышында Рәис.

 Туган тел көнендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов быелгы лауреатларны котлады һәм аларга олы бүләкләрен тапшырды.

Быелгы лауреатлар: драматург Мансур Гыйләҗев;

шагыйрь Рәниф Шәрипов;

фотограф Рифкать Якупов;

Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы.

Бәйрәм тантанасы алдыннан театрның яңа бинасында Рөстәм Миңнехановка республикада һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган төрле этномәдәни проектлар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Залда татар китаплары, уку әсбаплары, балалар һәм яшьләр өчен анимацион фильмнар, татар милли костюмнары, келәмнәр, музыка кораллары һ.б. урнаштырылган иде.

Шигырь бәйрәме быел Г.Камал театрының яңа бинасы янында узды. Кабан күле буенда оештырылган шигырь бәйрәмендә татар язучылары үзләренең бадллалары белән чыгыш ясады…

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ