Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел каникуллары тәмамланды

Министрлар Кабинетында узган брифингта яңа ел каникуллары вакытында республикада уздырылган массакүләм һәм мәдәният чараларга нәтиҗәләр ясалды.

Каникулар вакытында респбулика буенча барлыгы 8098 чара уздырылган! 

Ачык һавада узган чараларның күбесе 24 декабрьдә республикада старт бирелгән «Күрше» фестивале кысаларында оештырылган. Фестиваль әле февраль азагына кадәр дәвам итәчәк, тагын 162 чара планлаштырылган.

«Татарсанда кыш» программасының онлайн платформасында – zima.tatar. сайтында 950 чара урнаштырылган.

Шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»  оештырган чараларның да халык тарафыннан яратып кабул ителүе турында ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Мисал өчен «Первые ёлки» чарасында республиканың 2000 үсмере 1–2 сыйныф балалары өчен чыршы бәйрәмнәре оештырган. Татарстанның 20 районында 31 шундый бәйрәм чарасы узган. «Тылсымлы бияләй» акциясе кысаларында исә Биектау, Чистай, Чүпрәле, Әлки районнарында активистлар ата-ана назыннан мәхрүм яисә авыр хәлдәге гаиләдәге балаларга җылы һәм матур бияләйләр җыеп тапшырганнар. «Новогодние окна» акциясендә исә 13 районда 32 чара оештырылып, тәрәзәләр бәйрәмчә бизәлгән. 

Ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында якыннары мобилизациядә булган гаиләләрдән 346 бала, авыр тормыш ситуациясендәге гаиләләрдән 178 бала ял иткән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде. Каникул вакытында Ышаныч телефонына Казан шәһәре буенча 173 шалтырату кабул ителсә (узган ел бу сан – 394), республика буенча балаларның ялын оештыру буенча гомуми сораулар белән 20 мөрәҗәгать кабул ителгән. 

Яңа ел ялларында Татарстанда 6 кеше пиротехникадан зыян күргән. Барысының да йөзләре һәм күзләре җәрәхәтләнгән, – дип белдерде ТР ГУ МЧС җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.  Узган ел белән чагыштырганда янгыннар саны да арткан. Яллар вакытында чыккан янгыннарның күпчелегенә исерек хәлдә өйдә тәмәке тарту сәбәп булган.

Казан шәһәрендә 150 чыршы бизәлгән, бәйрәм рухы тудыру өчен Кыш бабай һәм Кыр кызы катнашында махсус программалы трамвай йөреп торган, спорт сөючеләр өчен шугалаклар һәм чаңгы юллары булдырылган. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов сөйләде. «Бәйрәмнәр үтсә дә, кыш дәвам итә, шугалаклар эшләп тора, рәхим итегез», – диде ул, сәламәт тормыш алып барырга өндәп. 

Бәйрәмне ачык һавада уздыручылар саны да арткан. Казан гаилә үзәген мәйданындагы чыршы янына 30 мең казанлы җыелса, Черек күлне үз итүчеләр саны 25 меңгә җиткән.  

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ