Иҗади хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды
18 майда Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Республика театр марафонына багышланган матбугат конференциясе узды.
18 майда Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Республика театр марафонына багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чара кысаларында Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Композиторлар берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге.арасында иҗади хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Хәзер М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортының проектлары яңа төсмер алачак: аларны шигъри кичәләр, музыкаль импровизацияләр һәм театр эскизлары күргәзмәләре тулыландырачак.
- Бу тарихи вакыйга. Килешү – яңа башлангычларга этәргеч бирсен, иҗат дулкынында бергәләп йөзик, – ди сөйләде ТР театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Автор фотолары һәм stdtatar.ru





Комментарийлар